«Чехов битләре буйлап…»: әдәби сәфәр (12+)

29 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә, язучы А.П.Чеховның туган көненә багышланган «Чеховны бергә укыйбыз» Бөтенроссия челтәрле акциясендә катнашу кысаларында, мәктәп укучылары өчен «Чехов битләре буйлап…» дигән әдәби сәфәргә чакырды. Акцияне Таганрог шәһәренең А.П.Чехов исемендәге шәһәр үзәк җәмәгать китапханәсе оештыра. Аның максаты – А.П.Чехов иҗатын популярлаштыру.

10ф. Читаем Чехова
10ф. Книжная выставка

А.П.Чехов – рус әдәбиятының халык тарафыннан иң яратып укыла торган һәм танылган классик язучыларының берсе. Ул кыска, әмма бик мәгънәле һәм уңышлы иҗади тормыш юлы үткән. Үзенең 25 еллык иҗатында ул 500ләп әсәр иҗат иткән, алар 100 төрле телгә тәрҗемә ителгән. 
Китапханә хезмәткәрләре белән бергә балалар ерак үткәннәргә, Антон Павлович Чехов дөньясына кечкенә генә сәфәр кылды, язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы һәм аз билгеле булган фактлар белән танышты. 
Акциядә катнашучылар язучының «Ванька» һәм «Лошадиная фамилия» кебек хикәяләрен дә тыңлады. Алар уку процессыннан, аның кабатланмас нечкә юморыннан, әдәби иҗегеннән ләззәт алды. Чөнки Чехов – тормыш укытучысы. Аның һәр хикәясендә яки пьесасында күңел нечкәлеге, йомшаклык, геройларның гадилеге күзәтелә. 
Чара азагында мәктәп укучылары «Прощайте, доктор Чехов» кинофильмыннан өзекләр карадылар һәм китапханә фондында булган китап һәм басмалары белән таныштылар. Чара кызыклы һәм мәгълүматка бай булды.

#АкцияЧитаемЧеховавместе, #ТаганрогБиблиотекаЧехова

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: